Игътибар! РФ хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. Әгәр дә сездә Русия паспорты бар икән һәм сез даими рәвештә Русия территориясендә яшисез икән, зинһар, шуны исәптә тотыгыз: безнең контентны уртаклашкан өчен сезгә штраф салырга һәм хәтта сезне иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Түбәндәге гамәлләр турында сүз бара:
— Азатлык Радиосы публикацияләрен уртаклашу һәм репостлау;
— Азатлык Радиосы постларына лайклар кую;
— Азатлык Радиосы контентыннан цитатлар китерү;
— Азатлык Радиосы постларына комментарлар калдыру;
— Азатлык Радиосына хәбәрләр җибәрү;
— Азатлык Радиосы логотибын уртаклашу.
Ә менә безнең контентны сез иркенләп карый да, укый да, тыңлый да аласыз. Безгә социаль челтәрләрдә дә языла аласыз. Видеоларыбызны алга таба иркенләп карый аласыз. Алга таба да бергә булыйк!
Азатлык Радиосы: татарча һәм башкортча видеолар — безнең каналда.
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
2026 елда Рамазан өчен фитыр, фидия һәм нисаб күләме
Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә ястү намазыннан соң укыла.
Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 19 мартта. Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына (җомга) туры килә.
Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде.
Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.
Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.
1 minute ago | [YT] | 0
View 0 replies
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Кабул шәһәрендәге урамга Рөстәм Миңнеханов исемен бирергәме?
Әфганстанда Русиянең эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин Кабул урамнарының берсенә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов исемен бирү тәкъдиме белән чыккан. 17 гыйнварда ул үзенең телеграм каналында тавыш бирү башлаган, әлегә анда 3 меңләп тавыш җыелган. Күпчелеге каршы, әмма хәзер бу теманы Татарстан телеграм каналлары күтәреп алды, тавыш бирү дәвам итә.
Аннары шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итмәкчеләр. Хәбибуллин Ислам республикасы җитәкчелеге әлеге идеяне хуплый дип белдерә. Алар Миңнехановның Әфганстанга ярдәме өчен рәхмәт белдерергә тели ди.
Әфганстанны контрольдә тоткан "Талибан" төркеме Русиядә 2025 елга кадәр террорчы оешма дип танылган иде.
Сез моңа ничек карыйсыз?
3 hours ago | [YT] | 1
View 2 replies
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Сәлам, дуслар! Хәлләрегез ничек?
Сезне бүген нәрсәләр кызыксындыра, ниләр борчый?
1 day ago | [YT] | 6
View 0 replies
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Татар-башкорт дөньясының 2025 ел шәхесен сайлыйбыз. Тавыш бирегез!
t.me/azatliqradiosi/29624
Ел саен Азатлык Радиосы узып баручы елга йомгак ясауны ел шәхесен сайлау, аңа тавыш бирү белән башлый. Редакциябез ел дәвамында актив эшчәнлек алып барган, татар һәм башкорт исемен яңгыраткан, аларның мәнфәгате өчен көрәшкән, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан 9 кешене тәкъдим итә: Руслан Айсин, Айгөл Лайон, Зиннур Әһлиуллин, Энгел Фәттахов, Рәмис Латыйпов, Ишморат Хәйбулла, Фазыл Вәлиәхмәтов, Ләйлә Латыйпова, Исмаил Төркоглы.
Бу – безнең тәкъдим генә, сез дә үзегез лаеклы дип санаган шәхесләрне безнең социаль челтәрләрдә тәкъдим итә аласыз.
Сораштыру безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, ул 29 декабрь көнне туктаячак.
Фикерләрегезне безнең Youtube һәм Instagram платформаларында да яза аласыз. Тавыш бирү нәтиҗәсе сәхифәбездә 30 декабрь көнне игълан ителәчәк.
1 month ago (edited) | [YT] | 33
View 5 replies
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Татар шагыйре Дәрдемәндкә Орскида истәлек ташы куелды
Хәбәр 👉монда: smarturl.click/20gmm.
Аны шәһәрнең Татар зираты янында урнаштырганнар. Киләчәктә биредә аерым татарларга, мөселманнарга багышланган хәтер аллеясе булачак һәм анда драматург Мирхәйдәр Фәйзи, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган истәлек ташлары куелачак.
"Бу проектка инде 15 ел. Мәрхүм активист Рәсим Вәлетдинов шагыйрьнең кабере калмаганына өзгәләнә иде. Хөрмәт йөзеннән символик рәвештә яңадан җирләргә кирәк дигән фикерне күтәреп чыкты. Моның өчен хәтта һәйкәл эскизын да эшләп, шәһәр хакимиятенең ишекләрен шакып йөрде, ләкин аңа ярдәм итүче булмады..
2018 елда әлеге эшкә Орски татарларының "Мирас" милли-мәдәни мохтарияте кушылды. Акчаның бер өлешен - 200 мең сумны Оренбур өлкәскенең татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Илдус Дәүләтов бирде. Калган өлешен Орски татарлары күтәрде, кем ничек булдыра ала, шулкадәр бирде. Шәһәр шурасы депутаты Павел Коровин бик булышты" дип сөйләде Орски татарлары.
Ташка каеп язу эше Казакьстанда башкарылган.
4 months ago | [YT] | 87
View 8 replies
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Сезгә бу һәйкәл ошыймы?
"Казанда Милли китапханә янында "Туган тел" скульптура ансамбле булдырырга ниятлиләр. Шул уңайдан Тукайның "Туган тел" шигыренә һәйкәл эскизларына бәйге игълан ителгән иде. Бизнес Онлайн үз чыганакларына таянып язуынча, бәйгедә җиңүче билгеләнгән. Башкортстаннан аталы-уллы Рөстәм һәм Ренат Габбасовларның төрле әлифба хәрефләреннән үрелгән шар өстендә өч буын вәкиле - дәү әни, әти белән әни һәм бала сыннары урнашкан эше җиңгән булуы ихтимал.
Татарстан мәдәният министрлыгы басмага җиңүче "якын көннәрдә" игълан ителәчәген әйткән.
4 months ago | [YT] | 13
View 1 reply
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Казанда алты көн дәвамында барган "Новая волна" фестивалендә бер татар җыры да яңгырамады
Кичә Казанда "Новая волна" эстрада фестивале тәмамланды. Ул 21 августта башланган иде.
Фестивальдә бер генә татар җыры да яңгырамады, Татарстаннан бер генә җырчы да чыгыш ясамады.
Шул ук вакытта Башкортстаннан Ay Yola төркеме башкорт телендә "Һомай" җырын башкарды.
Конкурсның җитәкчесе, композитор һәм музыкант Игорь Крутой татар артистлары арасында федераль дәрәҗәдәге йолдызларга җитүчеләр юк диде.
"Конкурс телевидение рейтингына бәйле. Татар йолдызлары арасында бөтен илгән кызыклы булган фамилияләр бармы? Татар җырчысы федераль дәрәҗәдәге йолдыз булсын өчен шартлар тудырырга кирәк", диде ул кичә матбугат очрашуында.
Журналист Альберт Шакиров моңа җавап итеп бушка эшләмәгән мәскәүләр "чамалабрак сөйләшсәләр дә булыр иде" ди.
"Бәлкем татар артистларына "Новая волна" кирәк булмаганга алар ул дулкынга не дотягиваюттыр? Вдруг алар "Гремми" премиясенә йөз тотып иҗат итәдер? Килеп күт җылынмаган килеш алай кырт кисү югары дәрәҗә күрсәткече түгел, минемчә. Башкаларны кимсетми генә дә җавап биреп була бит инде ул сорауларга", диде ул үзенең "Барон борыны" телеграм каналында.
4 months ago | [YT] | 30
View 11 replies
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Башкортстанның Благовещен шәһәрендә мәчеткә ут төрткәннәр
Baza шаһитләрга сылтанып язуынча, бер егет мәчеткә яна торган сыекча тутырылган шешә ташлаган да качкан.
Мәчетнең ун квадрат метры янган диелә.
Узган ел Башкортстанның Бүздәк районы Иске Богады авылы мәчетендә Ураза гаете алдыннан ут чыккан иде.
2019 елны Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында мәчеткә ут төрткәннәр иде. Зыян күләме миллион ярым сумнан артык диелде.
4 months ago | [YT] | 25
View 2 replies
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Татар балалары белән тел аланнарында очрашулар оештырганда, [татар] балаларының 50%-ы татар сөйләмен аңламый. Бу хакта Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде. Моны ул XXXV Татар яшьләре көннәренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.
Балаларның калган яртысы татарча аңласа да, алардан 15% чамасы гына татарча иркен сөйләшә ала, алар арасында да барысы да саф татар телендә сөйләми, ди депутат.
Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
4 months ago (edited) | [YT] | 69
View 62 replies
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
❗️Татарстан Язучылар берлеге Русия Язучылар берлегенә керергә әзерләнә
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш җыенында берлекнең Русия Язучылар берлегенә керү мәсьәләсе өчен тавыш бирү узачак. Җыен 3 октябрьгә билгеләнгән. Моны Бизнес Онлайнга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла раслаган.
"Нишләргә? Хакимият вертикале — популяр тренд. Әгәр берләшү тигез булса, без Русия Язучылары берлегенә керергә каршы түгелбез. Без моңа беркайчан да каршы тормадык. Иң мөһиме — безнең белән тигез дәрәҗәдә сөйләшсеннәр", дигән ул.
Шул ук вакытта "БИЗНЕС Online" ачыклаганча, республика берлегенең федераль берлеккә ничек керәчәге төгәл билгеле түгел. Зәйдулла автономияне сакларга тели. Бу мәсьәләләрне 25 августта Русия Язучылар берлеге идарәсенең җавапле секретаре Николай Иванов Казанга килгәч сөйләшергә җыеналар.
Драматург Мансур Гыйләҗев федераль берлеккә керүдән татар язучылары отачак дип саный.
Язучы, "Казан утлары" баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин "сүз инде кушылу-кушылмау турында бармый", иң мөһиме татар язучыларына зыян килмәслек шартлар яуларга кирәк ди.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова без 30 ел уңышлы эшләдек, эшчәнлекне хәзер дә үзаллы алып бара алабыз дип саный. Әмма бу җыенда федераль берлеккә каршы булган язучылар да "әйе" дип җавап бирәчәк, каршы торырга батырчылык итмәячәк дип фаразлый.
Быел Русия Язучылар берлегенә Башкортстан Язучылар берлеге дә керде.
Татарстан моңа кадәр каршы булып килде.
2021 елда Татарстан Язучылар берлеге итеп сайланган Ркаил Зәйдулла Русия берлегенә кушылудан мәгънә юк дигән иде.
5 months ago | [YT] | 21
View 14 replies
Load more