Channel honored artist of the Republic of Tatarstan Guzel Urazova and Ildar Khakimov.
All clips, interesting videos, stories, karaoke and much more.

Subscribe, rate, write comments and of course share the video with other people!

We are happy to work and do your work for you.


Гузель Уразова

Клип "Нигә белмәдем"


Бу безнең тормышның бер өлеше😅
Әле психологка барып җитмәдек тә, шулай да ычкынган чаклар була инде🥵 Буран да туздырабыз, яшен дә яшьнәтәбез, көләбез дә, елаган чаклар да бар. Тик бирешмәскә тырышабыз. Ни булса да без бергә. Яраткангадыр күрәсең. Бүгеннән ни өчен яратасың дисәләр, үзем дә белмим, нигә яратканымны әйтә дә алмыйм. Сезнең дә шулай мы соң ул? Әллә без генәме ике җүләр?

2 years ago | [YT] | 87

Гузель Уразова

🔥Дусларым ПРЕМЬЕРА🔥Камилланың "Әти Әни пар канатым" җыры

Әтиле Әниле, пар канатлы булырга язсын һәрберебезгә. 👨‍👩‍👧 Әти Әниләр булганда без балалар🙏🏻

Чаллыда яшәүче сүзләр авторы Рәзинә Сәетгәрәева Чаллы концертында килеп Камилланы кочаклап үбәм диде. @davlyansound ка җырның көе, аранжировкасы тавыш яздыруы өчен рәхмәт ☺️🙏🏻 Ничек килеп чыккан соң? Сезнең фикерләр безнең өчен бик мөһим🙏🏻

Барлык музыкаль мәйданнарда📀

2 years ago | [YT] | 96

Гузель Уразова

Бу җырны ишетү белән күпләр бер 15 елга әйләнеп кайтыр могаен. 🕺Дөресен әйткәндә кому за 30 ишетеп беләләрдер инде.🥰🫶🏻Кому за 20 ларга өр яңа җыр шулаймы? Кем бу җырның элеккеге вариантын белә берәр билге булса да куегез әле😊🙏🏻 DJ Radik дустым белән эсвежилаңдырып җибәрдек, ничек булган соң? "Гашыйк итеп сакла син" Барлык музыкаль майданнарда 🎼🎸🎺Оскар Усманов көе, Ләйлә Дәүләтова сүзләре.

2 years ago | [YT] | 38

Гузель Уразова

Бу фильм Гүзәл исемле Барда төбәгендә туган кыз турында. Балачагым, яшьлегем, 20 ел иҗат юлым, 20 минут эчендә.
Зур рәхмәт фильмны төшерүче, төшерергә ярдәм итүчеләргә. Туган ягымда көтеп торган туганнарым, укытучыларыма.



Фикерләрегезне языгыз🙏🏻

2 years ago | [YT] | 66

Гузель Уразова

Сегодня второй день в Екатеринбурге. КЗ Лаврова, 16:00

2 years ago | [YT] | 75

Гузель Уразова

Бу җырны бик сорадыгыз, көттегез. Мин береңче тапкыр бу җырны ишеткәч, ниһаять Риназ Фазлиахметов бу җырны язган дидем. Мин яратам сине тормыш! Соңгы арада күп җырларымның сүзләр авторы Айгөл Валиуллиннага да рәхмәт. Бу җыр сезгә яшәү көче өстәсен иде🙏🏻 Шундый вакыт хәзер. Барыбызга да кирәк. Мин яратам сезне.

2 years ago (edited) | [YT] | 46

Гузель Уразова

Бик күп көч салынган 20 еллык юбилей концертлары башланып китте. Нәрсә булса да без монда. Без сезнең белән. Кайбер артистлар кебек чит илләргә чыгып китмәдек. Монда безнең туган җиребез. Үзебезнең хезмәтебезне монда куячакбыз. Алда 5 көн Уникс,тамашачылар соравы буенча 1 ноябрь өстәмә концерт алдык. Җиңел чакта да,авыр чакта да -без бергә! Кирәк икән Донбаска китәбез.


Билеты Казань: vk.cc/cgZAKs
Билеты Тур: vk.cc/ceQNV6

2 years ago | [YT] | 5

Гузель Уразова

Кадерле дуслар, бүген концертларыбызны башлыйбыз!

Билеты Казань: vk.cc/cgZAKs
Билеты Тур: vk.cc/ceQNV6

2 years ago | [YT] | 2

Гузель Уразова

Бүгенге көндә барыбызга да авыр.Әлбәттә бу мизгелләрдә бер береңә көч һәм ышаныч бирәсе килә. Егетләр исән сау йөреп туган йортларыгызга кайтыгыз зинһар. Сезне Әти Әниләрегез,сөйгән ярларыгыз, газиз балаларыгыз көтә. Кызымның бу җырын куйганга ачуланмагыз зинһар.Һәрбер кеше эшләгән эшен туктатып елап утырса дөрес булмас.
Көчле рухлы,нык күңелле булыйк. Барсы да яхшы булсын инде Аллаһы бирсә 🙏. Егетләрне йөрәкләрендә булган мәхәббәтләре сакласын.
Уникста күрешкәнгә кадәр.

Слушать\скачать: vk.cc/cgUMRI

До встречи на концертах: vk.cc/ceQNV6

2 years ago | [YT] | 3

Гузель Уразова

Һәркемгәдә Әти,балам диеп насыйп булсын иде яшәргә... Бу җыр күпләренең күнеленә хуш килде.

Клибы да ошар дип ышанып калабыз🙏

Һәрберегезнең фикере мөһим.

Языгыз,бүлешегез . Бу җырны концертларда ишетә алырсыз. 29,30 СЕНТЯБРЬ 1,2,3,4 ОКТЯБРЬ Казан Уникс. Күрешкәнгә кадәр!

Концертный тур: vk.cc/ceQNV6

3 years ago | [YT] | 5